Гөлләрнең, гомумән, һәр үсемлекнең үз энергетикасы бар. Гөлләр хуҗаларының тормышын яхшыртырга, шул ук вакытта мәшәкать өстәргә дә мөмкин. Шуның өчен гөлнең үзлеген белгәннән соң гына үзегездә булдырырга тырышыгыз.
Алоэ (йөзьяшәр) — көтелмәгән кунаклардан, бәхетсезлекләрдән саклый.
Аспидистра — кешенең холкын ныгыта.
Бальзамин — оялчан кешеләр өчен файдалы.
Бамбук — уңыш символы, карьера омтылышы бирә.
Гибискус — мәхәббәт, тугрылык чәчәге.
Диффенбахия — бүлмә һавасын һәм энергетикасын чистартучы.
Драцена — уңыш символы, низагларны җайга салырга ярдәм итә.
Ясмин — күңел төшенкелегеннән котылырга булыша.
Алтын мыек — өйдә көчле биокыр барлыкка китерә, энергетик донор.
Кактус — оялчанлыкны җиңәргә булыша.
Лавр — тынычлык тели, низагларны җиңәргә ярдәм итә.
Мирт — кәләшләр гөле. Кыз үзе үстергән гөлнең ботакларын туйда кунакларга бүләк итү гадәте бар, бу аңа гаилә бәхете алып килә.
Монстера — хуҗасын башка кешеләр йогынтысыннан саклый. Начар энергетиканы йота.
Маранта — өйдәге рухый тигезлеккә ирешергә ярдәм итә. Икенче исеме — “дога кылучы гөл”.
Пальма — уңыш, югарыга омтылыш символы.
Абагага иркенләп үсәрлек урын кирәк. Ул балаларга файдалы.
Пеларгония (яран) — кешегә көч бирә, аеруча өлкән яшьтәге хатын-кызларга файдалы. Невроз, стресстан коткара, йокыга китәргә булыша, күз тиюдән саклый, балалар бүлмәсенә куярга кирәк.
Плектрантус — акча китерә.
Пуансеттия — оялчан кеше аның янында батырая.
Сциндапсус — хатын-кыз тугрылыгы символы. Өйнең энергетикасын чистарта.
Толстянка (акча гөле) — күрәзәче гөл: яфраклары вак булса, кесәдә тиеннәр генә чыңлый, эре икән, кәгазь акча кыштырдавын көтегез. Нәтиҗәсе булсын өчен, кызыл чүлмәккә утырталар.
Традесканция — гайбткә һәм көнчелеккә нокта куя. Хуҗасын чирләрдән саклый.
Фиалка (миләүшә) — балалар белән үзара элемтәне ныгыта.
Фикус — гаиләдә тыныч, дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга, стресстан арынырга, йокыга китәргә булыша. Хатын-кыз чирләре булганда, балага узарга ярдәм итә.
Хлорофитум — һаваны чистарту үзлеге буенча беренче урында. Өйдәге микроклиматны яхшырта, бәхет китерә.
Хризантема — Япониядә тормыш символы санала.
Цикламен — начар төш күрүдән, караңгы уйлардан саклый, курку хисен бетерә. Йокы бүлмәсенә кую яхшы.
фото: mirrasteniy.com
Нет комментариев