Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Шомырт торты

Әлмәт шәһәреннән Вәсилә Вәлиева үзе сынап караган рецептны тәкъдим итә.

Торт өчен: 1 стакан шомырт оны; 1,5 әр стакан шикәр комы, кайнаган сөт, он, 3 йомырка, 1 бал калагы чәй содасы.

Эш тәртибе: барысын бергә кушып болгатабыз һәм 3 табалык итеп бүләбез. Табага бераз манный ярмасы сибәбез һәм өстенә әзер массаны агызабыз. Духовкада пешереп алабыз.

Крем ясау: 1 стакан кайнаган сөт, 1-2 аш кашыгы он, 1 стакан шикәр комы, 3 йомырканы бергә кушып, яхшылап болгатабыз. Утка куеп, төерләндермичә, кайнап чыкканчы болгатып торабыз. Кайнап чыккач, уттан алып, суытырга куябыз. Соңыннан 200 гр йомшартылган атланмай өстәп, яхшылап туглыйбыз.

Коржларның араларына кремны сөртеп, катламлап өеп менәбез. Өстен җиләк-җимешләр белән бизибез.

 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев