Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ВИТАМИНЛЫ КАЙНАТМА

2 кг сырганак, 3 кг шикәр комы. Җимешләрне сабакларыннан һәм яфракларыннан чистартырга, аннары салкын суга салып куярга. Әзер сырганак җимешләрен блендер белән вакларга, аннары вак иләктән чыгарырга. Бу массага шикәр комы салырга һәм яхшылап болгатырга. Кайнатманы банкаларга тутырырга һәм салкын урында яки суыткычта сакларга.

СЫРГАНАКТАН ДҖЕМ
1 әр кг сырганак, шикәр комы, 200 мл су.
Җимешләрне юарга һәм саркытырга. Ширбәт кайнатырга, болгатып торырга, шикәр комы эреп беткәч, әзер җимешләрне салырга. Сырганак йомшарганчы кайнатырга. Аннары җимешләрне иләк аша үткәрергә һәм янә ширбәткә салырга, сүрән утта 30 минут кайнатырга. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

 

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: интернеттан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев