1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме!
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты котлавы.
Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары!
Бүгенге бәйрәм - Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнең атамасы ничек дип кенә йөртелмәсен, ул һәрвакыт шатлыклы, якты һәм өмет бүләк итә. Май аенда уҗым тукландыру, тырмалау, туфрак әзерләү, бәрәңге, яшелчә утырту, чәчүлекләрне тәрбияләү кебек эшләр бер-берсенә ялганып, өстәлеп кенә тора. Яз авыл кешесен хезмәт белән бәйли. Яз көне тирә-юньне тәртипкә китерәбез, яңарышка, пакълануга омтылабыз. Яз күңелләргә яшәү көче өсти. Күңелнең әлеге халәте беләкләргә дә күчсен, бәйрәм көннәрен актив хезмәттә үткәрик!
Мөхтәрәм райондашлар! Сезнең барыгызны да әлеге якты бәйрәм белән ихлас котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел күтәренкелеге нәтиҗәле хезмәт телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев