Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

2022 елда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү башланды

Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Үз тавышыңны бер генә тапкыр бирергә була.

Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен һәм ишегалларын сайлап алу буенча сораштыру ачылган. Моннан тыш, татарстанлылар Казансу елгасының биш яр буе зонасын үстерү өстенлекләрен билгели алачак.

Тавыш бирүдә катнашу өчен:

  • Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталына https://uslugi.tatarstan.ru яки  https://gorodsreda.tatar.ru/ сайтына керергә.
  • Порталының старт битендә сораштыру үткәрү турында баннер табарга һәм аңа басырга;
  • Ачылган биттә «тавыш бирергә» төймәсенә басырга;
  • Булган хисап язмасы аша авторизацияләнергә яки телефон номеры буенча тиз теркәлү узарга;
  • Анкета тутырып,  шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә;
  • Муниципаль районыңны сайларга, шуннан соң 2022 елда төзекләндерү өчен парк киңлекләрен күрсәтергә;
  • Беренче сораштыру тәмамланганнан соң, сез шулай ук ишегалларын төзекләндерү өчен тавыш бирүдә катнаша яки елга үсеше стратегиясен гамәлгә ашырганда өстенлекләрне билгели аласыз.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү кысаларында халык шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ремонтланачак 200 ишегалдын да билгели алачак. Тагын алар Казансу елгасы ярларын үстерү турында сораштыруда катнаша алачак. Казансу янында барлыгы 12 яр буе паркы төзү планлаштырыла.

Төзекләндерү объектлары өчен ТР Дәүләт хезмәтләре мобиль кушымтасы аша да тавыш бирергә мөмкин. Игътибар итегез, сораштыруда катнашыр алдыннан кушымтаны яңартырга кирәк булачак.

Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Үз тавышыңны бер генә тапкыр бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев