32 градуска кадәр суыта
Главные новости

32 градуска кадәр суыта

Республикада якындагы тәүлекләрдә суыту көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге кисәтә.

Синоптиклар фаразына караганда, бүген, 24 декабрь көнне республика территориясендә урыны белән 25-32 градус салкын булачак. Көндез -13дән -18 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Көньяк-көнбатыштан талгын гына җил исәчәк. Юлларда – бозлавык.

Шимбә – 25 декабрьдә республикада һава торышы кискен үзгәрә: кар-бураннар башлана, җылыта. Синоптиклар әйтүенчә, төнлә явым-төшем булмаячак, -16… -21градус, көнчыгыш районнарда – 24 градуска кадәр салкын. Көндез, көнбатыштагы районнардан башлап, кар-буран, секундына 18-23 метр тизлектә җил көтелә. Һава температурасы -5… -10, көнчыгыш районнарда -13 градус.

26 декабрьдә иртән һәм төнлә кар-буран, секундына 19-24 метр тизлектә көчле җил, юлларда кар көртләре булачак. Көндез урыны белән кар явачак. Төнлә -8… -13 градус, иртән -4… -9 градус булса, кичкә -9… -14 градуска кадәр суыта.

Киләсе атна башы – 27 һәм 28 декабрьдә һава температурасы көндез -10… -15, төнлә -5… -20 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Чыганак


Нет комментариев