Татарстан авылларга табиблар җәлеп итү өчен өстәмә акча алачак
В республике

Татарстан авылларга табиблар җәлеп итү өчен өстәмә акча алачак

Татарстан авыл җирендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм зур булмаган шәһәрләрдә эшләүче табибларга һәм урта медицина персоналына бер мәртәбә бирелә торган түләүләргә өстәмә финанслау алачак. Республика 18 төбәк арасына керде, алар арасында 303 млн сумнан артык акча бүленәчәк. Тиешле боерыкны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Өстәмә акчалар  ярдәмгә ихтыяҗ зур булган төбәкләр өчен каралган. Татарстаннан тыш, финанслауны Адыгея, Башкортстан, Хакасия, Краснодар, Пермь һәм Приморье крайлары, Әстерхан, Брянск, Волгоград, Киров, Ленинград, Рязань, Саратов, Смоленск һәм Ярославль өлкәләре, Еврей автономияле өлкәсе һәм Чукотск автономияле округы алачак.

14 сентябрьдә вице-премьерлар белән киңәшмәдә Мишустин хәбәр иткәнчә, өстәмә финанслау авыл җирендә, кече шәһәрләрдә һәм ерак бистәләрдә медицина оешмаларына 500гә якын белгеч җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Сүз табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм акушеркалар турында бара.

«Земский доктор» һәм «Земский фельдшер»программалары буенча медикларга бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләре бирелә. Анда катнашучы табиблар һәм урта медицина звеносы белгечләре, белем дәрәҗәсенә һәм эшкә урнашкан территорияләренә карап, 500 меңнән алып 2 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин.

Әлеге программалар Россия Президенты инициативасы белән 2030 елга кадәр озайтылды.


Нет комментариев