Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башланды. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Республика урманнарында каты коммуналь калдыклар, коры-сары һәм ауган агачлар җыештырылачак. Шулай ук катнашучылар ял итү урыннарын, мәгълүмат щитларын һәм аншлагларны тәртипкә китерәчәк.
Акциягә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләре белгечләре, предприятие һәм оешмалар, экология берләшмәләре вәкилләре, студентлар һәм волонтерлар кушылачак.«Татарстанның чиста урманнары» «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында үткәрелә. ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республика халкын акциягә кушылырга өндәде.
Алдагы этап 20 апрельдән 20 июньгә кадәр узды. Ул вакытта урман фондыннан 0,3 мең кубометр каты көнкүреш калдыклары чыгарганнар, тагын 1,3 мең кубометр коры-сары һәм ауган агачларны черетү өчен өемнәргә салганнар. Акциядә 10 мең кеше катнашты.
Чыганак:веститатарстан
Нет комментариев