Район Эчке эшләр бүлегең беренче оештыручы һәм җитәкчесе булып эшләгән Шәкүров Ибраһим Исмәгыйль улына 75 яшь тулды.
Бүген Сабада яшәүче юбилярны Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Галиева һәм Эчке эшләр бүлегенең ветераннар Советы рәисе Газинур Закиров тәбрик итеп, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Без дә, үз чиратыбызда Ибраһим Исмәгыйловичны гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, аңа озын гомер телибез!
Нет комментариев