Мандарин кабыгын ташларга ашыкмагыз
Файдалы киңәшләр

Мандарин кабыгын ташларга ашыкмагыз

Акыллы хуҗабикәләр мандарин кабыгын ничек файдалана?

- Мандарин кабыгын аяк киеме эченә салып калдырсаң, сасы ис бетәр.

- Мандарин кабыгын шикәр савытына салсаң, шикәр кисәкләре укмашып катмый.

- Суыткычта исләрне бетерү өчен мандарин кабыгы куегыз. Мандарин кабыгына тоз сибеп җибәрегез.

- Мандарин кабыгы ярдәмендә тешләрне агартып була. Кабыкның эчке ягы белән тешләрне ышкысагыз, юшкын бетәр.

- Чәчләргә маска ясау өчен дә мандарин кабыгы ярый. Блендерда кабыкларны ваклагыз да, шушы ботканы чәчкә сылап куегыз. Унбиш минуттан юып төшерегез.

 

 


Нет комментариев