Хөрмәтле райондашлар, тиздән районыбызның кабаттан оешуга 35 ел булачак. Шул уңайдан, истәлекләр белән уртаклашабыз. Бүгенге сүзебез Субаш авылы җирлеге хакында булыр. Күптән түгел уку елы башланды, шул уңайдан истәлекләр мәгариф юнәлеше буенча булыр.
Түбәндәге фотоларда Татарстан АССР, Теләче районы хезмәт ияләре депутатларының 1955 елның 22 гыйнваренда узган Субаш авыл Советының икенче сессиясе протоколы.



Протоклның 6 пунктына күз салыйк – мәктәп, культура агарту һәм медпунктлар турында кайгыртуны көчәйтергә, мәктәпләрдә яңа 1955 -1956 уку елында үрнәк булырлык хәзерлекне тәэмин итәргә диелгән.

Әлеге протоколның 15 пунктына күз салсак – 1955 елда Субаш җидееллык мәктәбендә һәм медпунктта төзү эшенең булачагын искә алып, колхоз правлениеларыннан кирәкле ярдәмнәрне оештыруны колхоз председатльләренә – иптәш Гәрәевкә, Макаровка һәм Тубановларга йөкләргә диелгән. Ни өчен өч председатель? 1955 елларда Субаш авыл Советына дүрт авыл кергән. Биредә өч колхоз булган. Алар – Тәмте авылында «Очкын», Айдар һәм Петровскийда «Ялкын», Субаш авылы һәм Борчаклы Яз авылларында «Булганин» колхозлары.


Алда Татарстан АССР Теләче районы хезмәт ияләре депутатларының Субаш авыл Советы (5 чакырылыш) 6 нчы сессиясенең протоколы битләре. Датасы: 26 август, 1955 ел. Протоклның беренче көн тәртибендә колхозлардагы эшчәнлек һәм дәүләткә авыл хуҗалыгы продуктларын тапшыру планынының үтәлеше булса, икенче көн тәртибе тулысынча мәктәпләрнең уку елына әзерлегенә багышланган.


Протоколга күз салсак, 1955 елда Субаш җидееллык мәктәбендә башлангыч сыйныфта укучылар саны – 30, 5 сыйныфта - 26 , 6 сыйныфта – 56 , 7 нче сыйныфта – 60 бала укыганын беләбез. Ә Борчаклы Яз башлангыч мәктәбендә исә беренче сыйныфта 9 , икенче сыйныфта 9 бала, өченче сыйныфта – 3 бала укыган.




Алдагы архив документлары 1956 елда язылган. Бу хезмәт ияләре депутатларының район Советы Башкарма комитеты эше турында хисап доклады.




Күргәнегезчә, биредә сүз район мәктәпләренең, 1956-1960 елларга куелган бишьеллык план буенча эшләү тәртибе аңлатылган. Мәсәлән, Олы Нырсы (урта мәктәп), Олы Тиләҗе, Кибәче, Казаклар җидееллык мәктәпләренә, XIX съезд карары буенча, политехник белем бирүне керткәннәр. Биредә укучыларны техник түгәрәкләр эшенә киң җәлеп итеп, укучыларны фән нигезләре турында ныклы белемнәр белән тәэмин итеп һәм киләчәктә практик эшчәнлек алып бару өчен кирәкле күнекмәләр бирергә омтылганнары язылган.
Шунысын да әйтеп узарга кирәк, 1956 елга кадәр 8, 9,10 сыйныфларда, техникумнарда, вузларда уку түләүле булган. Ә бу бишьеллык план нигезендә укучылар белем алуларын бушка дәвам итә алган.
Чыганак: район архивы.
Нет комментариев