Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

5 июнь көнне узган Теләче Сабантуеннан фоторепортаж

5 июнь көнне район үзәге Теләчедә шаулап-гөрләп Сабантуй узды. Әлеге Сабантуй да истә калырлык кызыклы булды, кеше дә күп килгән иде. Сабантуй иң элек олимпиадаларда югары урыннар алган укучыларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән башланды. Бүләкләрне район җитәкчелеге һәм килгән дәрәҗәле кунаклар тапшырды. Шулай ук күп төрле уеннар да уздырылды, рәхәтләнеп...

5 июнь көнне район үзәге Теләчедә шаулап-гөрләп Сабантуй узды.

Әлеге Сабантуй да истә калырлык кызыклы булды, кеше дә күп килгән иде.

Сабантуй иң элек олимпиадаларда югары урыннар алган укучыларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән башланды. Бүләкләрне район җитәкчелеге һәм килгән дәрәҗәле кунаклар тапшырды.

Шулай ук күп төрле уеннар да уздырылды, рәхәтләнеп катнаш кына.

Сабантуй ярышларын шартлы рәвештә ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин: бар кеше дә катнаша ала торган ярышлар һәм профессионаллар өчен ярышлар.

Беренче төркем ярышлар һәр кеше дә катнаша алырлык гадилеге белән җәлеп итсә, икенче төркем ярышларда шул спорт төренең осталарының чыгышын карап хозурланабыз, һәр ярыш үзенчә үз янына тарта.

Беренче төркем ярышлар дигәнем, ул инде, капчык киеп йөгерү, бүрәнә өстенә менеп утырып капчык белән сугышу, көянтә-чиләк белән су ташу, катыктан акча табу, вакытка утын кисү кебек уеннар. Шулар арасында шактый уеннар махсус сабыйлар өчен оештырылган иде.

Әлбәттә, мин икенче төркемгә керткән уеннар-ярышларда да катнашырга теләгән бер кешене дә кире бормыйлар. Әмма әлеге уеннарда махсус әзерлексез бик тиз ярыштан төшеп каласың, мәсәлән, кул көрәштерүдә. Көчең җитәрлек булмаса гер күтәрүдә әллә ни күрсәтеп булмас, әзерлексез генә туры колгага да очына кадәр менеп җитә алмассың, футбол уйныйм дип кырга тик торганнан гына килеп керә алмыйсың, ат чабышында катнашасың килсә дә атыңны алдан әзерләп алып килү кирәк һ.б.

Көрәш турында инде әйткән дә юк. Авылларда әле теләгән һәр кем келәмгә чыгып көрәшсә, район үзәгендәге ярышта инде күбрәк профессиональ көрәшчеләрне күреп була. Быелгы көрәш нәтиҗәләренә килгәндә, быел Теләче Сабантуенда Баш Батыр булып Раил Нургалиев калды. Чыннан да, Раил бик егәрле, район күләмендә аңа каршы тора алырлык көрәшчеләр әлегә күренми дә кебек.

Шулай итеп, быелгы Теләче Сабантуе бик күңелле узды. Ә хәзер исә Сабантуй мизгелләреннән фоторепортажны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Шунсын искәртәбез, әлеге репортажда ат чабышыннан фотолар юк. Ат чабышы турында фотоларны ярыш нәтиҗәләре турында язылган мәкаләдә күрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев