Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

9 Май- Бөек Җиңү көне белән!

Кадерле сугыш ветераннары, мөхтәрәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашларыбыз! Бу көннәрдә илебез җәмәгатьчелеге Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтә. Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 70 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 70...

Кадерле сугыш ветераннары, мөхтәрәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашларыбыз! Бу көннәрдә илебез җәмәгатьчелеге Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтә. Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 70 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 70 ел буена да, 100 ел буена да, мәңге онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек! Бүген без Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышта һәлак булган, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтчәннәребез алдында баш иябез. Үз көчегезне җәлләмичә, «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» девизы астында сугышчыларга ярдәм иткән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мең-мең рәхмәт Сезгә!
1941 елның 22 июнь иртәсе халкыбыз хәтерендә мәңге уелып калыр. 1418 көнгә сузылган бу каһәрле сугыш күпме баланы әтисез, күпме ананы баласыз, күпме хатыннарны тол калдырды. Безнең Теләче районыннан гына да 4500 дән артык кеше сугышка китеп, шуларның 3044 е туган якларына кире әйләнеп кайтмады. Кызганыч, бүген исән калган ветераннарыбызның да саны көннән-көн сирәгәя бара. Шуңа да сугышта һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә кайгыртучанлык күрсәтү - җәмгыятьнең төп максаты.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, иминлек телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп яшәгез! Җиребездә беркайчан да сугыш утлары кабынмасын, туплар тавышы яңгырамасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев