Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Аһ туган каумем газиз!» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Райондашыбыз 20 мең сум кызыксындыру премиясенә лаек булган.

Конкурсны «Казан утлары» журналы оештырды. Ул «Повесть», «Хикәя» номинацияләре һәм мәктәп балалары арасында шигырьләрне дә үз эченә алган иде. 

Олы Нырсы авылыннан Нурания Гыйльметдинова («Хакыйкать кыл уртада») «Повесть» номинациясендә кызыксындыру бүләге (20 мең сум) иясе булды. 

Мәктәп балалары арасында 1 урынны Иске Җөри урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Алисә Шакирова яулады. Ул 12 мең сум премиягә лаек булды.

Райондашларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!

Конкурс Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан тарихи хәтерне барлау, татар әдәбиятын, халкыбызның тарихын, язмышын, телен һәм мәдәниятен тасвирлаган милли темага язылган яңа әсәрләр белән баету, яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максатында оештырылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев