Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алар даны мәңгелек!

Районда сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальләрне ияләренә тапшыру дәвам итә.

11 март көнне медальләрне тапшыру тантанасы Олы Нырсы урта мәктәбендә үткәрелде. Бирегә шушы җирлектә яшәүче ветераннарыбыз чакырулы иде. Юбилей медальләре әлеге җирлектә 41 ветеранга тапшырылачак. Ә мәктәптә узган чарага килә алучыларны (кызганыч, олыгаю, авыру сәбәпле, өлкәннәребезнең күбесе бу күркәм кичәгә килә алмады) муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, ветераннарның район Советы рәисе Мансур Газизов, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гиниев котлады. Тәбрик-ләнүчеләр арасында Бөек Ватан сугышы ветераны, гомерен мал табибы булып эшләп үткәргән Гарифулла Гобәйдуллин да бар иде. Җитәк-челәрнең тәбрикләү сүзләре Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары, укыту-чыларының һәм авыл үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды. Моннан тыш, ветераннарга укучылар кулы белән ясалган окрыткалар да бүләк ителде. Әлеге бүләк өчен аеруча куанды өлкәннәребез.Чөнки аларга балаларның кул җылысы гына түгел, күңел матурлыгы да салынган иде. Бик тәэсирле, күзгә яшь китерә торган минутлар иде бу. Шулай булмыйни, илебез күгенең җитмеш ел дәвамында аяз булуына без аларга бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын аларга. Аларның һәм сугыш кырында ятып калган батырларның даны мәңгелек!
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев