Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алдан тавыш бирдек

30 май көнне Татарстан Республикасы территориясендә федераль сайлау округы буенча сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлыгына “Бердәм Россия” партиясеннән алга таба кандидат итеп чыгару өчен кандидатурага тавыш бирү чаралары узды.

Безнең районда алдан тавыш бирү чаралары Теләче, Олы Мишә, Үзәк, Олы Нырсы, Олы Мәтәскә һәм Югары Кибәхуҗа авылларында урнашкан тавыш бирү участокларында узды. Мисал өчен, Теләче мәдәният йортында  2668, 2669, 2670 һәм 2671 номерлы тавыш бирү участоклары урын алган иде.

Түбәндәге рәсемнәрдә сез Теләче мәдәният йортында узган тавыш бирү вакытын күрәсез. Шунысы игътибарга лаек, әлеге сәяси вакыйгада теләчелеләр бик актив каташты. Бу хакта сез тулырак “Теләче” газетасыннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев