Балалар ялы хезмәтләре күрсәтү сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли
Теләче һәм Саба районнарында яшәүчеләрнең сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге белгечләре җавап бирәчәк.
2021 елның 31 маеннан 11 июненә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге тарафыннан җәйге каникуллар вакытында балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге төргә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырылды.
Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк
Шалтыратуларны кабул итү режимы: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 09.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр; җомга: 09.00 дән 14.45 кә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр.
Моннан тыш, Бердәм консультация үзәге базасында түләүсез кайнар линия эшли: 8 800 555 49 43
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев