Главные новости
Баллы гөмбә (опята) маринадлау
536
0
0
Чиста, ак аслы, кортсыз һәм бик олы булмаганнарын гына алабыз. Чистартып, юып, бераз вакытка салкын суда калдырабыз.
Суын түгеп, яңа су салып, ике кат 15әр минут кайнатып, янә түгәбез.
Маринад әзерлибез:
1 литр суга (1 литр исәбеннән алабыз, гөмбә күп булса, икеләтеп эшләргә)
+ 1 аш кашыгы тоз,
+ 1 чәй кашыгы, шикәр комы,
+ 2-3 тырнак туралган сарымсак,
+ 7-8 түгәрәк борыч,
+ 1 чәй кашыгы укроп орлыгы,
+ 3-4 аш кашыгы серкә (уксус)
+ 1 дәфнә яфрагы (яраткан кешегә).
Барысын бергә кайнатып чыгарабыз да, гөмбәне шунда салып, тагын 10-15 минут кайнатып, стериль банкаларга тутырабыз.
Римма Тинбакова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев