Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен дәүләт мәдәният учреждениеләренә бушлай бару тәртибе расланды. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карары ТР Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
Ташлама дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларга, даими экспозицияләргә һәм вакытлы күргәзмәләргә бушлай барырга мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук спектакльләргә, концертларга, цирк программаларына һәм агарту чараларына да кагыла. Мондый вакыйгалар өчен учреждениеләр тамаша залында кимендә 3% урын бүлеп бирергә тиеш.
14 яшькә кадәрге балалар өчен туу турында таныклык, гаиләнең калган әгъзалары өчен – паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ кирәк булачак.
Бушлай керү экскурсоводлар хезмәтенә һәм гастроль күргәзмәләренә кагылмый. Әгәр чара болай да бушлай уздырылса, ташламага хокукны расларга кирәкми.
Нет комментариев