Татар сүзе VI Халыкара телевизион нәфис сүз бәйгесенә әзерлек кысаларында «Киләчәк» яшьләр үзәгендә укучылар өчен актерлек осталыгы һәм сәхнә теле буенча мастер-класс үтте. Сөйләмне үстерү һәм актерлык сәнгате серләрен катнашучыларга Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры актеры Айрат Шамс ачты.
Аның белән сәхнә теле, интонация, образны тою һәм тыңлаучы йөрәгенә җитеп китү сәнгатен үзләштерделәр. Остаханә теория һәм практик өлеш белән үрелеп барды. Татар сүзе халыкара телевизион нәфис сүз бәйгесе Татарстан республикасы Рәтсе каршындагы Телләр комиссиясы, ТНВ, Сәләт һәм Алдынгылар хәрәкәте белән берлектә оештырыла.
Бәйгедә катнашу өчен яраткан татар язучыңның берәр әсәрен яттан сөйләргә яки үзең иҗат иткән шигырьне тәкъдим итергә кирәк. 7 яшьтән алып 99 яшькә кадәр теләге булган һәркем шәхсән дә, гаилә белән дә катнаша ала.
Проект турында мәгълүматны сайттан укырга һәм гаризаларны 31 гыйнвар кадәр бирергә мөмкин: https://tatarsuze.ru/
Нет комментариев