Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Балыклы авылы халкы белән район башлыгы очрашты

24 август көнне Балыклы авылы халкы белән район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин очрашты.

Район җитәкчесе сентябрь аенда Дәүләт думасына депутатлар сайланачагы хакында  таныштырып,  авыл халкын сайлауларда актив катнашырга чакырды. 

- Коронавируска каршы прививка ясатып, сәламәтлегезне кайгыртыгыз.  Үзегезне һәм якыннарыгызны әлеге чирдән саклауда сезнең  өлешегез зур,- диде ул халыкка мөрәҗәгать итеп.

Очрашуда катнашучылар янә үзләрендә эшләп килүче социаль объектларның  тузган булуыннан  җитикерде.

- Һәр нәрсәне уртага салып сөйләшү кирәк, безнең һәрберебезгә һәр нәрсә тиз кирәк. Бүген генә биредә социаль объектларны яңарту мөмкин түгел.  Фельдшер-акушерлык пункты 2023 елга планга кергән. Быел сездә клуб төзеләчәк иде. Илдә килеп чыккан пандемия нәтиҗәсендә республиканың бер генә районында да клублар төзелми. Проекты эшләнгән, алдагы елга эшләнер дип планлаштырыла. Мәктәп төзү өчен, аның балалары булуы кирәк,-диде район башлыгы.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев