Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Әбде авыл җирлегендә Май чабу (Масленица) бәйрәме узды

Масленица халык ышанычлары буенча иң күңелле  халык бәйрәме.

Масленицада беренче эш итеп һәр кешенең кышны куып, табигатьне уятырга ярдәм итү бурычы тора. Рус традициясен бозмыйча, 2021 елның 14 мартында Әбде авыл җирлегендә кышны озатуга һәм язны каршылауга багышланган традицион Май чабу (Масленица) бәйрәме узды.

Халык бәйрәме гадәттәгечә Әбде авыл җирлеге Башлыгы Рәхмәтуллин Нияз Рәис улы исеменнән сәламләү сүзе белән башланып китте. Бәйрәм авыл үзешчәннәренең концерт номерлары белән дәвам итте.

Шул ук вакытта мәйданда палатка җәелеп китте, анда теләгән һәркем тәмле пылау, баллы коймак, кайнар пироглар һәм хуш исле чәй белән сыйлана алды.
Күңелле эстафеталар, халык күңел ачулары бәйрәмгә аерым атмосфера тудырды. Авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар Масленица атналыгының халык традицияләрен искә төшерделәр: коймак һәм тәм-томнар белән сыйландылар, халык җырлары, такмаклар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, көч сынаштылар. Биредә традицион бәйге - аркан тартышу, балалар һәм өлкәннәр игътибарын җәлеп итүче бәйге дә  үткәрелми калмады. Командалар тиз формалашты, катнашучылар бик җитез арканга тотынды һәм аны һәр яклап тарттылар.

Ә бу вакытта башка осталар "Балык тоту"ны үзләштерде. Конкурсның бу төрендә катнашырга һәм үз катнашучылары өчен җан атарга, аларны көчле алкышларга күмәргә теләүчеләр күп булды. Бүрәнә шудыру, ябык күзләр белән бүләкләр кисү, көрәкләрдә шуу һәм башка бик күп халык уеннары  булды.

Бәйрәм дәвамында барлык катнашучылар өчен «Задоринка» вокаль ансамбле башкаруында җырлар яңгырады.

Бәйрәм, гадәттәгечә, Масленица карачкысын яндыру йоласы белән тәмамланды. Күңелле уеннар, күңелле җырлар артында вакыт сизелмичә дә үтеп китте. 

Авыл халкы бәйрәмне оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен Әбде авыл җирлеге башлыгы Рәхмәтуллин Н.Р., мәдәният хезмәткәрләре Никитина Н.П., Козина Ф.А., эшмәкәр Семенова Д. А. га олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев