Бердәм реестрга кертелде
Теләче авылының 1 нче номерлы балалар бакчасы “Ел балалар бакчасы - 2021” ачык Бөтенроссия смотр-конкурсларында җиңүче-лауреатларның бердәм реестрына кертелде.
Шушы уңайдан 29 май көнне булып узган “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә әлеге бакча мөдирен - Алисә Дәүләтшинаны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин котлады.
Әлеге конкурс Россиянең 500 иң яхшы балалар бакчаларын ачыклау һәм бүләкләү максатыннан үткәрелде. Конкурска тәкъдим ителгән материалларны бәяләү, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы рекомендацияләрен, мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең гомуми концепциясе нигезендә, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы мәгариф системасының федераль эксперты советы тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын тикшерүнең халыка тәҗрибәсе һәм практикасы нигезендә үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев