Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Бердәм Россия» нең башлангыч тавыш бирүдә катнашучылар Теләче халкы белән очраша

Алдан тавыш бирү кысаларында очрашулар барлык халык өчен дә ачык.

Татарстанда «Бердәм Россия» нең башлангыч тавыш бирүдә катнашучыларның халык белән очрашулары дәвам итә. Очрашуларда яңгыраган тәкъдимнәр һәм идеяләрдән партиянең Татарстан бүлеге «халык программасы»н формалаштырачак.

28 апрель көнне 17:00 сәгатьтә Теләче мәдәният йортында сайлаучылар белән очрашачаклар:

Кәлимуллин Рөстәм - Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башлыгы;

Кокурин Алексей - "Шотокан" каратэ Федерациясе" Иҗтимагый оешмасы президенты;

Ларионова Татьяна - "ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды" КБО башкарма директоры;

Макарова Анна – "Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге" ДАССО шәфкать туташы. "Волонтер-медиклар" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге координаторы, Татарстан Республикасында "#МыВместе" Бөтенроссия ярдәм акциясенең Волонтерлар штабы җитәкчесе;

Нуриев Марат - "Уңайлы йорт "идарәче компаниясе" ҖЧҖ генераль директоры. ТР Дәүләт Советы депутаты;

Шамсетдинов Раил - "Казан энергетика көллияте" ДАҺБУ информатика укытучысы;

Очрашулар республиканың барлык районнарында уза. Очрашулар барышында алдан тавыш бирүдә катнашучылар үз-үзләрен презентацияләү үткәрәләр, үзләренең программа ниятләре турында сөйлиләр, халык белән актуаль мәсьәләләр һәм районнарның проблемалары турында фикер алышалар. Халык белән очрашулар кысаларында «Безнең ишегалды» программаларын, җәмәгать киңлекләрен үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алышалар, шулай ук 26 апрельдән 30 майга кадәр барачак төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү турында татарстанлыларга сөйлиләр.

Алдан тавыш бирү кысаларында очрашулар барлык халык өчен дә ачык – һәр кеше очрашуга тамашачы сыйфатында килә һәм кандидатларга сорауларны билгели ала.

Беренчел тавыш бирүдә катнашучыларның халык белән очрашуларының әһәмияте - туры диалогта һәм оператив кире элемтәдә. Сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» партиясе сайлау алды программасын формалаштыруга кереште. Аның нигезенә татарстанлылардан киләчәк идеяләр һәм тәкъдимнәр керәчәк. Әлеге халык программасын формалаштыру инде хәзер үк, алдан тавыш бирү барышында башлана. Шулай итеп, Татарстан «Бердәм Россия» партиясе халык программасының автордашлары булып татарстанлылар үзләре чыгыш ясаячак.

РФ Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» нең алдан тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр узачак. "Бердәм Россия" - илдә алдан тавыш бирү юлы белән үз кандидатларын билгели торган бердәнбер партия. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча РФ Дәүләт Думасына «Бердәм Россия» партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.

Алдан тавыш бирү ачык модель буенча узачак, анда һәр татарстанлы катнаша ала. Тавыш бирү барышын һәм аның законлылыгын волонтерлар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре күзәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев