Бергә эшләү күңелле
Соңгы вакытта Әбдедә авыл халкы җыелышып эшләгән фотолар күбәйде.
Авыл халкы бергә, туган-тумача, күршеләр, дус-ишләр бергә күп эшләр башкаралар. Җыелышып авыл территориясен, чиркәү яннарын, зиратны, юл кырыйларын җыештыралар, хәтта үз көчләре белән күперне дә ремонтлыйлар. Бүген инде исә, тагын җыелышып, "электропастух" җайланмасын ремонтлаганнар.
Авылда шулай, бергәләшеп эш алып баручылар, уртак мәнфәгатьләр белән яшәүчеләр булу яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев