Район газ хуҗалыгының КамАЗ шоферы Илһам Якупов үз эшенең остасы. Хезмәтен җиренә җиткереп, намус белән башкара.
Район оешкан елларда ул район «Сельхозтехника» оешмасында эшли. Газ оешмасына таш плитәләр ташый, көннәрдән-бер көнне үзе дә шушы оешмага килергә карар кыла. 1996 елда газ оешмасының ишеген атлап кергән Илһам Якупов башта авария-диспечырлык хезмәтендә слесарь булып эшли, аннары КамАЗ шоферы булып хезмәтен дәвам итә. Юлларны ул җырлап, шигырь язып кыскарта. Оешмада эшләүчеләр аның хакында: “Тырыш, булган кеше”, - диләр. Яраткан хезмәте аңа күңел тынычлыгы бирә. “Юлларда сак йөрергә тырышыйк”, - ди ул.
Нет комментариев