Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Covid-19дан өйдә дәвалану күпмегә төшә?

Коронавирустан котылу бик тә кыйммәткә төшә, дип язган "Интертат"ка бер укучы. Исемен чыгармауны үтенгән ханым гаиләсенең инфекцияне ничек кичерүе турында хат юллаган.

... Беренче чирләү шул гыйнварда булгандыр, тәннең андый авыртуларын моңа хәтле күргән юк иде. Аллага шөкер, 5-6 көндә узып китте ул зәхмәт. 

Менә тагын, күптән түгел, өебезгә 2021 елгы коронавирус та керде. Быелгы дулкынны авыррак диләр бит. Чыннан да шулай икән. Дүртенче чиратны уздыру өчен күбрәк көч, күбрәк акча кирәк икәнендә инандык. Иремдә башта 3-4 көн ОРВИ билгеләре белән генә башланган чир соңрак пневмониягә әйләнде. Аллага шөкер, үзем җиңелчә кичердем, балаларның температурасы күтәрелде.

Өйгә чакырткан табиб ПЦР анализ алып китте. Үпкәләрдә үзгәрешләр ишетмәгәч, иремә башта ОРВИ дәвалау өчен дарулар язды:

Витаминнар — 300 сум тирәсе;

Вируска каршы дару — 500 сум тирәсе;

Ютәлдән — 260 сум;

Борынга тамызу өчен — 325 сум;

Шулай итеп, беренчел этапта 1385 сумлык дарулар алдык.

Дүрт көннән соң иптәшем ютәлли башлады, 5-6 көннән соң безнең өйдә таҗлы вирус икәне ачыкланды. Карап торышка ирем авырган кешегә охшамаса да, күңел тынычлыгы өчен дип, компьютер томографиясе ясатырга булдык. 3950 сумга төшкән тикшеренү иремнең үпкәсендә җиңелчә, вируслы пневмония күрсәтте.

Бу юлы табиб белән үпкә чирен дәваларга тотындык:

Витаминнар: 300 сум тирәсе (бар иде);

Вируска каршы дару — 10 920 (5460 сумлык *2 савыт кирәк);

Кан саеклау өчен — 3 830 сум;

Ингаляция ясау өчен — 942 сум;

Ингалятор — даруны парга әйләндерә торган аппаратны заманында 2700 сумга алган идем.

Бу юлы дарулар гына 15 992 сумга төште. Ингаляция аппарты хәзер — сорау күп заманда күпме торадыр, булмаган кешеләрнең чегына ул да өстәлә.

Нәтиҗәдә, компьютер томографиясе бәясен санап, ике врач язган рецепт буенча 21 027 сумлык дарулар алдык (әле моңа ингаляция аппараты бәясе керми). Шулай ук әлеге суммада калган гаилә әгъзаларына профилактика өчен алган, температура төшерә торган дарулар саналмый.

Дөрес, Казан буйлап даруларның арзанрак аналогларын да эзләргә була иде. Закон буенча, вирус белән көрәшә торган кыйммәтле даруларны да дәүләт бирергә тиеш (безгә кирәк вакытта ул даруларга безнең чират җитмәде). Эпидемия вакытында, сәламәтлеккә шундый куркыныч янаганда акча санап ятасыңмыни инде? Өй каршындагы аптекадан, иң югары процентлы ташлама ясый торган карта белән, булган даруларны кереп алдык.

Боларның бөтенесен уйлыйм да исем китә. Алла сакласын да, медицина хезмәткәрләре ташламасын! Берәүне дә читләтеп узмаска охшаган бу зәхмәт, исән булыйк, тату торыйк. Баш белән уйларга, табибларны тыңларга кирәк, дим хәзер.

Ә бушлай прививка ясату күпкә арзангарак төшә икән шул. Бик күпкә! 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев