Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Даныгыз мәңгелек!

Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру дәвам итә. 13 март көнне шундый чара Олы Мишә авыл җирлегендә үтсә, 16 мартта Олы Мәтәскә авыл җирлегендә "Бөек Җиңүгә 70 ел" медальләре ветераннарга тапшырылды.

Олы Мишә урта мәктәбендә үткән чарага муниципаль район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова, "Родник" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин килгән иде. Алар ветераннарга үз теләкләрен җиткереп, юбилей медальләре тапшырды. Ә тантаналы чара мәктәп коллективы һәм авыл үзешчәннәре катнашында әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Олы Мишә авыл җирлегендә сугышка 287 кеше китә. Шуларның 231е яу кырында вафат була, 56сы исән-имин килеш туган якларына әйләнеп кайта. Бәйрәм чарасында барлыгы 44 ветеранга медальләр тапшырылды. Бүген бу җирлектә өч Бөек Ватан сугышы, бер Корея сугышы ветераны бар. Аларның һәркайсы белән биредә тыгыз элемтәдә торалар.
Олы Мәтәскә авылында үткән очрашуга 40 тыл ветеранының 15е генә килгән иде. Кызганыч, Бөек Ватан сугышы вете-раннарының берсе дә исән түгел. - Бирегә килә алмаучыларга, медальләрне өйлә-ренә барып тапшырачакбыз, - диде авыл җирлеге башлыгы Миңнәхмәт Вәлиуллин. Ветераннарны тәбрикләү өчен район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов, "Родник" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Шәфигуллина килгән иде. Бу көнне ветераннар сый-нигъмәтле табын артында, укучылар, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында әзерләнгән концерт программасын карап ял итте.
Лилия Шәйхиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев