Татарстанда тотрыклы кар катламы барлыкка киләчәк
В республике

Татарстанда тотрыклы кар катламы барлыкка киләчәк

Якын көннәрдә Татарстанда тотрыклы кышкы һава торышы режимы формалаша башлаячак. Ике тапкыр кар явуы, атмосфера басымында тирбәнешләр көтелә һәм сизелерлек салкынайтачак. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Шувалов сүзләренчә, атна башында көндезге сәгатьләрдә температура фоны нуль градус тирәсендә сакланачак, әмма атна ахырына термометр баганалары -5..-10 градуска кадәр төшәр дип көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 12-14 метр тизлектә искән җил аркасында мондый һава торышы салкынрак, якынча -11..-12 градус кебек тоелачак.

 

 


Нет комментариев