Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Эшмәкәрләрне нинди проблема борчый

14 октябрь көнне район хакимияте бинасында, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нуруллин җитәкчелегендә чираттагы эшлекле сөйләшү узды.

Бу көнне монополиягә каршы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин район халкы һәм эшмәкәрләр белән аралашты. Район халкын хуҗалыктан җыелучы сөт бәясенең түбән булуы, ә кибеттә сөт продуктларының кыйммәт бәядән сатылуы борчый. Җәй көне сөтнең 1 литры 12 сумнан җыйналган булса, хәзер 14 сум 50 тиен, 15 сум тәшкил итә. Кайбер районнарда хуҗалыклар сөтне кыйммәт бәядән тапшыра. Башкала кунагы бу мәсьәләне барларга сүз бирде.
Шунысын да әйтергә кирәк, республикада монополиягә каршы тору өлкәсендә хокук бозуларның шактые җир мөнәсәбәтләренә туры килә, бу 36 процент. Ә дәүләт һәм муниципаль милекне арендага бирү, 16 процентны тәшкил итә. Башка юнәлешләрдә дә хокук бозу очраклары теркәлгән. «Теләчедә җир мөнәсәбәтләренә бәйле хокук бозулар белән очрашкан юк, җиргә бәйле һәр оешма үз эшен җиренә җиткереп башкара», - диде эшмәкәрләр бер тавыштан.
Быелның 9 аенда РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте тарафыннан җирле үзидарә һәм хакимият органнарына 173 күрсәтмә бирелгән. Хәзерге вакытта ул күрсәтмәләрнең якынча 30-40 проценты үтәлгән. Теләче районына исә, РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте тарафыннан ике күрсәтмә бирелгән. Хәзерге вакытта районда әлеге кимчелекләр бетерелгән.
Эшлекле сөйләшү барышында ягулык-майлау станцияләрендә бензин бәяләренең төрле булуы, салынган ягулыкның күләме дөреслеккә ни дәрәҗәдә туры килүе, урамга реклама хокукында куелган элмә такталарның дөреслеге турында да фикер алышынды.
Түгәрәк өстәл артында барган очрашуда закондагы үзгәрешләр, еш очрый торган хокук бозулар, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча сораулар аеруча җентекләп тикшерелде.
Эльмира Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X