Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

ЭВМ булдыручысы Башир Рәмиевнең исемен Татарстанда мәңгеләштерергә тәкъдим иттеләр

Бүген Россия информатикасы көне - 4 декабрьдә илебездә Беренче цифрлы электрон исәпләү машинасын булдыру истәлегенә барлыкка килгән бәйрәм.

Бу ачышнның авторы һәм конструкторларының берсе 30 яшьлек татар Рамеев Бәшир Искәндәр улы була. Шунысы игътибарга лаек, моңа кадәр Бәшир Рамеев үзенең 17 яшендә СССР уйлап табучылар союзының иң яшь әгъзасы иде. ⠀

Инженер Иссак Брук белән бергә ул СССРда ЭВМны беренче уйлап табучы булды. 1948 елның августында Рамеев һәм Брук СССРда беренче булып ЭВМ схемасын тасвирлап, "Автоматик цифрлы электрон машина" проектын тәкъдим иттеләр, ә 1948 елның 4 декабрендә 10475 номерлы авторлык таныклыгын алдылар, ул СССРның министрлар советының халык хуҗалыгына алдынгы техниканы кертү буенча дәүләт комитеты тарафыннан бирелгән иде.

ТР саннар министрлыгында 2022 цифрлаштыру елы кысаларында урамны яки технопаркны аның исеме белән атарга тәкъдим иттеләр, күренекле татар галиме һәм уйлап табучы Рәмиев Башир Искәндәр улы исемен мәңгеләштерү өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев