Киләсе ике айда Россиянең Европа өлешендә төрле һава торышы көтелә.
Киләсе ике айда Россиянең Европа өлешендә төрле һава торышы көтелә, дип яза Татар-информ. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән «Парламентская газета» хәбәр итә.
«Гыйнвар һәм февральгә килгәндә,<...> җылы көннәр шактый булачак. Әмма бер үк вакытта температура 20-25 градуска кадәр булган бик көчле салкыннар чоры да килә», — дип искәртте белгеч.
Ул нәкъ менә хәзер салкыннар яки җылыну көтелә дип төгәл әйтеп булмый, дип өстәде.
Нет комментариев