Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Халыкны нәрсә борчый?

Беренче декабрь көнне «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе туган көнен билгеләп узды. 2013 елдан башлап нәкъ менә бу көнне партия вәкилләре бөтен ил буенча халыкны Бердәм кабул итү көнен үткәрде. Безнең районда җирлек һәм район халкын Олы Мәтәскә авылында Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев кабул итте. Кабул итү чарасында 7...

Беренче декабрь көнне «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе туган көнен билгеләп узды.
2013 елдан башлап нәкъ менә бу көнне партия вәкилләре бөтен ил буенча халыкны Бердәм кабул итү көнен үткәрде. Безнең районда җирлек һәм район халкын Олы Мәтәскә авылында Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев кабул итте. Кабул итү чарасында 7 кеше мөрәжәгать итте. Гражданнар мөрәжәгать иткән сораулар социаль һәм икътисад өлкәләренә караган иде. Бу, аерым алганда, Олы Мәтәскә авылында булган мәктәпкә, балалар бакчасына ремонт, жирлектәге хоккей командасына спорт киемнәре, гомерен хезмәттә үткәргән Корея сугышында катнашкан ветеранның торак шартларын якшыртудан гыйбарәт иде.
Шулай ук, җирлектә яшәп, эшләүче фермер Сөләйман Мөхәммәтшин сөт бәяләренең түбән булуына борчыла. «Авыл хуҗалыгы продукциясенә сорау булса, мал саннарын арттыру өстендә дә уйларга булыр», - ди тыңгысыз фермер. Депутат, фермерның продукциясен сырга, я булмаса башка продукциягә әйләндерү хакында уйлап карарга тәкъдим итте.
Шулай ук халыкны Югары Мәтәскә авылында Интернетның начар эшләве, Тәмте-Мәтәскә авылы белән Ямбулат арасындагы юлның начар булуы борчый. Әлеге юл асфальт белән түшәлгән була, хәзер ремонт сорый. Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев халыкны борчыган мәсьәләләрне игътибар белән тыңлады.
Бу көнне район хакимиятендә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та гражданнарны кабул итте.
Эльмира Әхмәтҗанова
Ирек Сафин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар