Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Һәркем үз көчен сынады

Райондашларыбыз Теләче болынындагы стадионда ГТО нормаларын тапшырды. Чараны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин мәйданга җыелучыларны ГТО таләпләрен уңышлы башкарып чыгуларын теләде.

Райондашларыбыз үзләренең формада булуларын күрсәттеләр: ГТО нормаларын тапшыру мизгелләре истә калырлык булды. Әлбәттә, беренче чиратта, район башлыгы урынбасары үзе үк үрнәк күрсәтте. Моннан берничә көн элек кенә әлегедәй үрнәкне Теләче Сабантуенда муниципаль район башлыгы Илдус Зарирпов һәм бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары күрсәткән иде. Белгәнебезчә, республикада "Президент белән бергә" - "Спортлы Татарстан" хәрәкәте барлыкка килгән иде. Бу хәрәкәт Сабантуйларында уеннарны оештыруда да актив катнашты. Бу көнне дә Теләче болыныннан җыр-музыка, уен-көлке, әти-әниләренә ияреп килгән балаларның шат авазы өзелеп тормады. Мәйданга җыелган халыкның кәефен, хәтта вакытсыз яуган яңгыр да боза алмады. Бу сәгатьләрдә яшьләр командаларга бүленеп, волейбол, футбол уйнады. Калганнар исә турникта тартылу, җирдән куллар белән этелү, гер күтәрү, гранат ату, урыннан ераклыкка сикерү кебек таләпләр буенча көчен үз сыный алды. Табигатьнең гүзәл почмагына - болынга килеп, үзебезне сынап, аралашып, күңел ачып кайтып китәбез, - дип канәгатьлек белдерде райондашларыбыз өйләренә таралышканда.

Фәнил Гаязов.

Рәсемдә: Ул көнне һәркем әнә шулай төрле таләпләр буенча үз көчен сынады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев