Иң кадерлесе - кеше гомере
Һәр тармакта, шул исәптән, авыл хуҗалыгы тармагында да бәхетсезлек очраклары булып тора.
Бу безнең Теләче районы өчен дә искәрмә түгел. Бәхетсезлек очраклары күп очракта куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмавыбыз яки белемебез җитмәве аркасында килеп чыга. Бу дөньяда кеше сәламәтлеге һәм гомереннән дә кадерле нәрсә юк. Моның өчен һәркайсыбызга хезмәтне саклау буенча белемнәребезне яңартып тору шарт. Бу авыл хуҗалыгы өләкәсендә хезмәт куючылар өчен дә искәрмә түгел.
2021 елның 1 гыйнварыннан хезмәтне саклау кагыйдәләренә кабат үзгәрешләр кертелде. Шушы заман таләбен һәм ихтыяҗны күздә тотып, бүген, ягъни 9 февраль көнне, ачык типтагы “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инженерлар һәм хезмәтне саклау буенча белгечләр өчен хезмәтне саклау буенча уку үткәрелде. Дәресләрне республика агробизнес кадрларының белемен күтәрү институты (Татарский институт переподготовки кадров агробизнеса) укытучылары алып барды. 40 сәгатьлек уку программасы 09 февральдән 12 февральгә кадәр узачак. Уку программасын үзләштереп, имтиханнарны уңышлы тапшыручылар, әлеге юнәлештә хезмәт итәргә рөхсәт бирүче таныклыкка ия булачак.
Фәнил Гаязов
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев