Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җиде айлыкка нәтиҗә ясалды

Бүген, ягъни 24 август көнне, “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгы базасында семинар-киңәшмә булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә агымдагы елның җиде, шул исәптән  июль аенда терлекчелек тармагында куелган хезмәткә нәтиҗә ясалды. 

Киңәшмәдә әлеге теманы яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең нәсел эше буенча белгече Резеда Фәрхуллина, “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов, “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Марат Низамов, “Әхмәтова Г.Ф” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Райнур Әхмәтов чыгыш ясады. 

Моннан тыш, киңәшмәдә урып-җыю эшләре нәтиҗәләре, көзге кыр эшләренең барышы да калку күтәрелде. Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты.  

Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Олы Мишә авыл мәдәният йортында булса, практик өлеше Олы Мишә товарлыклы-сөтчелек фермасында һәм кукуруз басуында үтте.

Киңәшмә һәм анда яңгыраган фикерләр турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев