Җиңел генә акча эшлиләр
Кырыкалдарлар (мошенниклар) бер дә тик ятмый. Җиңел генә акча эшләүнең нинди генә юлларын уйлап тапмыйлар!
Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу хезмәткәре, полиция өлкән лейтенанты Айсаф Галиев әйтүенчә, күпчелек Интернет челтәрендә, бигрәк тә “Авито.ру” сайтында урнаштырылган сату-алу белән бәйле белдерүләр, шуларга мөнәсәбәтле төрле сылтамалар һәм клон-битләр аша алдана. Икенчеләре, башкалар исеменә зур суммада кредитлар рәсмиләштерә. Соңгы вакытта кырыкалдарлар тозагына комарлы уен уйнарга яратучылар еш эләгә башлаган. Алар комарлы уен уйнаганда банк карталарының мәгълүматлары кырыкалдарлар кулына эләгүен сизми дә калалар ди.
Әнә тагын бер ысулын уйлап чыгарганнар. Хәзер алар эш эзләүчеләргә ау башлаган. Эш тәкъдим итә торган вакансияләр сайтларында очратырга була икән үзләрен. Алар эш эзләүче кешегә эш бирүченең контактларын бирергә вәгъдә итә. Әмма алдан моның өчен акча сорый. Акча кырыкалдарларның исәп-хисап счетына күчүгә, юкка чыга икән. Кырыкалдарлар көн дә дистәләгән татарстанлыны, шул исәптән райондашларыбызны да алдый, кармакка өлкәннәр белән бергә урта буын кешеләре дә, яшьләр дә, аерым оешмалар да эләгә.
Полиция хезмәткәрләре кырыкалдарлык белән мөмкин булганча көрәшә. Күп очракта кырыкалдарларның эзенә төшү мөмкин түгел. Шуңа күрә район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу хезмәткәрләре банк карталары белән эш иткәндә бик тә сак булырга өнди. Бу очракта беркайчанда, беркемгә дә банк карталарыгызның номерларын әйтмәвегез сорала. Пинкодны үзегез генә белегез. Бу хакта хәтта банк хезмәткәрләре дә сорарга тиеш түгел. Товар сатып алганда да сатучының үзе белән очрашканнан соң гына акчагызны түләгез. Әгәр дә сезне алдаганнар икән, тизрәк 2-00-02 номерына шалтыратып хәбәр итегез.
Хөрмәтле райондашлар, кырыкалдарларның төрле смс-хәбәрләренә, төрле игъланнарына алданып, хәләл акчаларыгызны югалта күрмәгез. Сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев