Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ифтар – дуслаштыра, бер-беребезгә якынайта

6 июль көнне районыбыз мөселманнары янә "Хәкимова" шәхси предприятиесе карамагындагы "Маяк" кафесына ифтарга җыйналды. Бу юлы аларны иганәче сыйфатында әлегедәй мөбәрак кичәгә Теләче сәнәгать паркы идарәчесе Марат Мифтахов дәште. Анда кунак буларак ТР Диния назәрәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Төркиядән...

Иң элек ифтарга җыелган райондашларыбызны район мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев сәламләде. Кунакларга сүз биргәнче, ул, чакыруга битараф калмыйча, бердәм булып ифтарга килүчеләргә рәхмәт әйтте. Изге Рамазан аеның саваплы, кешеләрне бер-берсенә якынайтучы, дуслаштыручы, әдәп-әхлакка өндәүче ай икәнен билгеләп үтте.
ТР Диния назәрәте вәкиле Нияз хәзрәт Сабиров үзенең чыгышында ифтарга килүчеләрнең иманлы сүз ишетеп китүен, әлегедәй мәҗлесләр тәрбияләп, иманга чакырып кына калмыйча, бер-берберебезгә игътибарлы, ихтирамлы, кешелекле булырга өйрәтүен дә ассызыклады. Әлегедәй күркәм гамәл-мөнәсәбәтләребез өчен Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтеннән ташламый. Ул безгә хәерле яңгырларын, кояш җылысын биреп тора. Без аңа һәрвакыт рәхмәтле булып, аны яхшы эш-гамәлләребез белән сөендерик!
Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәновның тәэсирле вәгазе мәҗелеснең иң югары ноктасы булгандыр.
- Ураза аендагы барлык сынаулар да кешегә үзендә ике төрле теләк -ихтыярны тыеп торырга ярдәм итә: кешене хайван дәрәҗәсенә төшерүче ризыкка комсызлык, чаманы белмәүче һәм һәртөрле омтылыш шәһәвәтне. Димәк, Ураза кешенең ихтярын тәрбияләргә чакыра. Кеше үзенең теләк-омтылышларының колы булырга түгел, аларны үзенә буйсындырырга тиеш. Икенче яктан караганда, ураза тоту мохтаҗлыкта яшәүчеләрнең хәлен аңларга ярдәм итә. Ай дәвамында ачлык һәм сусау халәтендә аныдыйларның хәлен аңлау җиңелрәк бирелә. Шуңа күрә Рамазан аенда фитыр сәдәкасе бирелү дә очраклылык түгел. Әлеге сәдакалар мохтаҗлар тамагын туйдырсын, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерсен өчен бирелә. Нәкъ менә шушы айда хәйриячелек, якыннарыбызга мәхәббәт һәм теләктәшлек фикере үткәрелә дә инде, - дип аңлатып узды дөньядагы иң данлы, һәм мәртәбәле мәчетләрнең берсен җитәкләүче Илфар хәзрәт.
Уразаның рәсми ягыннан тыш, рухи ягы да бар. Ай дәвамында ураза тотучылар бер кабым ризыктан, бер йотым судан мәхрүм булып кына түгел, төрле яман сүз-гайбәттән, начар уй-ният һәм зина, җинаять кылу кебек начар гамәлләрдән тыелып тора.
Изге Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләгә ышанучылар саваплы гамәлләрне күбрәк башкара. Якыннар, туганнарының хәлен күбрәк беләләр.
Бу фикерләр ифтар мәҗелесендә ишеткәннәремнең кайберләре генә. Әлегедәй эчтәлекле һәм үтемле фикер- вәгазьләр бирегә килүчеләрнең күңеленә нур булып иңгәндер.
Килгән кунаклар вәгазьләрен тәмамлагач, Төркия кунагы, Корьәнхафиз Мөхәммәт Дуран аһәңле тавыш белән азан әйтеп, чарада катнашучыларны намазга чакырды. Авыз ачып, намаз укыганнан соң, бирегә килүчеләр бердәм булып ифтар табынына уздылар.
Шунысы сөенечле, район җитәкчесенең әлегедәй күркәм башлангычы дәвамлы булды. Хәерле һәм рәхмәтле гамәлне Теләче сәнәгать паркы җитәкчелеге күтәреп алды. Авылларыбызда да ифтар мәҗелесләренең әледән-әле үткәрелеп торуын ишетеп торабыз.
Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X