Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Илдар Гыйниятуллинга Россиянең халыкара класслы спорт остасы дигән мактаулы исем бирелде

Райондашыбыз Илдар Гыйниятуллин - Татарстанда гына түгел, ә Россия күләмендә танылган көрәшчеләрнең берсе. Милли көрәш, билбау көрәше буена Россиянең спорт остасы, республика, илкүләм ярышларның күп тапкырлар җиңүчесе, авыл, район Сабантуйлары батыры күптән түгел тагын бер мактаулы исемгә лаек булды. Физкультурачылар көне уңаеннан Казанга РФ Спорт министры Виталий Мутко килеп, Җиңү...

Райондашыбыз Илдар Гыйниятуллин - Татарстанда гына түгел, ә Россия күләмендә танылган көрәшчеләрнең берсе. Милли көрәш, билбау көрәше буена Россиянең спорт остасы, республика, илкүләм ярышларның күп тапкырлар җиңүчесе, авыл, район Сабантуйлары батыры күптән түгел тагын бер мактаулы исемгә лаек булды.
Физкультурачылар көне уңаеннан Казанга РФ Спорт министры Виталий Мутко килеп, Җиңү паркында футбол стадионын ачуда катнашты. Шунда ул райондашыбыз Илдар Гыйниятуллинга 2013 елда Казанда узган студентларның 27 Бөтендөнья Универсиадасында алтын медаль яулаганы өчен, Россиянең халыкара класслы спорт остасы дигән мактаулы исем һәм күкрәк билгесе тапшырды.
Аңарчы Илдар Гыйниятуллин Универсиададагы казанышлары өчен, РФ Президенты Владимир Путинның Мактау Грамотасына лаек булган иде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев