Казанның Совет район судында курьерлар китерү заказын тыйдылар. Суд рәисе Лилия Гыйниятуллина имзасы белән тиешле боерык сайтта бастырылган.
Документта күрсәтелгәнчә түбәндәгеләр тыела: судьяларга һәм судның башка хезмәткәрләренә, шул исәптән суд бинасына һәм территориясенә азык-төлек продуктлары китерүгә заказ бирү. Шулай ук судка курьерларның килүе тыела.
Шундый ук боерык Казанның Идел буе районы суды сайтында бастырылган.
Нет комментариев