Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Исерек йөртүчеләр турында

Быел август азагында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcе хезмәткәрләре тарафыннан автомобиль белән исерек хәлдә идарә итү очраклары теркәлмәгәнен сөенеп язган идек.

Иртәрәк сөенгәнбез икән. Кагыйдә бозмыйча, аек хәлдә, тәртип белән генә йөрү кайберүләрнең хәленнән килми, ахрысы. Ел дәвамында тоткарланган 20 исерек йөртүчегә август ае азагында, сентябрь башында тагын дүртәү өстәлгән. Шуларның икесе юл-транспорт һәлакәтенә очрый һәм тән җәрәхәтләре ала. Ярамаган әлеге гамәлләре өчен хәзер икесенә дә җинаять эше ачылган. Тикшерү тәмамлангач, эшләре судка җибәреләчәк.

Калган икесенә автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткәннәре өчен Россия Федерацияcе Административ хокук бозулар кодексының 12,8 маддәсенең 1 өлеше буенча 30 меңгә кадәр штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев