Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иске Җөри мәктәбенә 50 ел

Иске Җөри урта мәктәбе эшли башлауга 4 декабрьдә 50 ел тула. 1965 елның бу көне бик истәлекле һәм шатлыклы булып санала. Чөнки моңа кадәр авылда башлангыч мәктәп кенә була. Сигезеллык белем алырга укучылар Урумширмә авылына йөреп укыйлар. Кыш көне аларны, җигүле атлар яки тракторга көйләнгән чана белән йөртәләр. Балаларны шушы...

Иске Җөри урта мәктәбе эшли башлауга 4 декабрьдә 50 ел тула. 1965 елның бу көне бик истәлекле һәм шатлыклы булып санала. Чөнки моңа кадәр авылда башлангыч мәктәп кенә була. Сигезеллык белем алырга укучылар Урумширмә авылына йөреп укыйлар. Кыш көне аларны, җигүле атлар яки тракторга көйләнгән чана белән йөртәләр.

Балаларны шушы газаптан коткару өчен Муса Җәлил исемендәге колхоз идарәсе, колхозчылар Иске Җөри авылында колхоз хисабына урта мәктәп төзергә булалар. Югары оешмалар моны хуплый һәм рөхсәт бирә.
Шулай итеп 1959 елда мәктәп төзү эшенә керешәләр. Бу изге эшне ул вакытта колхоз рәисе булып эшләгән Хәниф Бәдриев үз контролендә алып бара. бу елларда ул Татарстан Югары Советы депутаты, президиум әгъзасы итеп тә сайлана. Әлбәттә төзү материаллары табуда аның мөмкинлекләре арта. Барлык колхозчылар катнашында 360 урынга исәпләнгән "щитовой" мәктәп бинасы төзелә. Түбәне ябып бетерү һәм эчке эшләрен башкару бюджет акчасына башкарыла. Бу җаваплы эшне район башкарма комитеты үз кулына алып төзелеш эшен тизләтә. Мамадыш районы Соколко урманыннан күп күләмдә нарат тактасы бирелә. Лубян агач эшкәртү комбинатында ишек, тәрәзә блоклары ясатыла.
Алар урнаштырылып мичләр чыгарылгач мәктәпнең өчтән ике өлеше әзер була һәм Урумширмә сигезеллык мәктәбе Иске Җөригә күчерелә. 1966 елдан белем учагы урта мәктәп итеп үзгәртелә.
Мәктәп төзелешен башкаруда Урумширмә сигезъеллык мәктәбе директоры Кириллов Николай Кириллович, төзелеш бригадасы бригадиры Әхәт Заһидуллин зур тырышлык куялар. Тырыш хезмәтләрен куйган төзүчеләрне дә искә алып үтик әле. Алар: Хаҗи Зарипов, Әмин Тимергазизов, Ибрай Галимов, Сәфәр Шалахметов, Йосып Гаялиев, Габтразат Фәттахов, Рәис Абдуллин, Хаҗи Сафин һәм башкалар.
Мәктәпнең педагогик коллективы һәрвакыт яңалыкка омтылып нәтиҗәле эш башкарды. Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, башлангыч һөнәр бирү уңай хәл ителде. Укучыларга урта белем турындагы аттестат белән бергә "авыл механизаторы", "пешекче-кулинар", "савымчы" таныклыклары да бирелде. Моның өчен мәктәптә тиешле материаль-техник база булдырылды. Бер ДТ -75, бер Т-40 тракторы, ГАЗ-53, УАЗ машиналары, саву аппараты булган терлекчелек нигезләре кабинеты бар иде. Бу чаралар укучыларны тормышка хәзерләүдә мөһим урын алды.
Бүген мәктәпне 1351 укучы тәмамлады. Аларның барысы да, тормышта үз урыннарын табып, илебезнең төрле тармакларында уңышлы хезмәт куялар. Республика күләмендәге оешмаларда Илнур Мәхмүт улы Гарипов, Дания Гайнетдинова, Хаҗинур Хамматов, Хәкимулла Борһанов (рухына дога булсын), Мөслимә Шакурова (фәннәр кандидаты), Әнәс Дәүләтшин (фәннәр кандидаты), Госман Мөхәмәтшин, Фәния Җиһаншина, Вәзих Нуриевлар үрнәк хезмәт куялар.
Мәктәп тәмамлаучылар арасында район күләмендә җитәкчелектә эшләүчеләре дә күп. Менә алар: Хәбир Фәсхетдинов, Рифкать Зиннәтуллин, Талия Зиннәтуллина, Ринат Хәйруллин, Габдулла Заһидуллин, Рафис Сәхапов, Рафик Мөбәрәкшин, Хәйрулла Хәсәншин, Гафур Хәсәншин, Илсур Галиуллин, Рәшит Йосыпов, Айрат Хәйруллин, Рифнур Нәсибуллин, Рәсим Билалов, Фәрхәт Сәүбәнов, Хәния Җиһангәрәева, Гөлфия Шиһабиева, Фаил Фәсхиев, Ирек Галиуллин, Закир Бариев, Габделбәр Бариев, Хатыйп Бәдриев, Сәринә Галимбәкова, Исмәгыйл Фәләхиев, Илнур Кәримуллин, Лилия Гаялиева, Марат Гаялиев, Фәридә Сәхәбиева, Йосып Хуҗин, Рәис Исламов, Рөстәм Нигъмәтҗанов, Фирая Кашапова, Илнар Зиннәтуллин, Хәйдәр Рәхматуллин, Илнур Хәмидуллин, Айнур Сәхәбиев һәм башка бик күп кешеләр... Без алар хезмәтенә карап сөенәбез, куанабыз!
Мин үзем бу мәктәптә 40 ел директор булып эшләдем. Бу дәвердә мәктәпкә эшчән, белемле, яңалыкка омтылучы педагогик коллектив тупланды. Хәзерге көндә дә укытучылар, дирекция җитәкчелеге зур җаваплылык тоеп эшлиләр, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Мәктәп районда алдынгылар рәтендә бара.
Мәктәпнең 50 еллык юбилее уңаеннан төзүчеләрне, педагогик хезмәткәрләрне, мәктәпне тәмамлаучыларны, барлык укучыларны, әти-әниләрне ихлас күңелдән котлыйм. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.
Илгиз Галиуллин,
элеккеге мәктәп директоры, Ветераннар Советы рәисе.
Фотоларда: 1. Яңа мәктәп менә шундый;
2. Иске мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар