Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатлар Теләче халкына ниләр вәгъдә итте?

Быел сентябрь аенда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. "Бердәм Россия" партиясе исә әлеге вазифага кандидатларны, гадәттәгечә, алдан тавыш бирү юлы белән сайлаячак. Бу көнне республикада 560 сайлау участогы эшләячәк. Аларның адресларын алдан тавыш бирү сайтында (pg.er.ru.) табарга мөмкин. Сайлаучылар берничә кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин. Шулай да быелгы чара, башка...

Быел сентябрь аенда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. "Бердәм Россия" партиясе исә әлеге вазифага кандидатларны, гадәттәгечә, алдан тавыш бирү юлы белән сайлаячак. Бу көнне республикада 560 сайлау участогы эшләячәк. Аларның адресларын алдан тавыш бирү сайтында (pg.er.ru.) табарга мөмкин.

Сайлаучылар берничә кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин. Шулай да быелгы чара, башка елдагы белән чагыштырганда, шактый үзенчәлекле булачак. Хәер, ул партия эчендә сайлау гына түгел: депутатлыкка кандидатларны сайлау теләге булган һәркем катнаша ала. Бу 22 майда сайлау участокларына Татарстанда яшәүче һәркем килә һәм үзенең тавышын бирә алачак дигән сүз. Теләче районында депутатлыкка кандидатларны сайлап алу буенча тавыш бирү өчен алты сайлау участогы (Теләче, Олы Мишә, Үзәк, Олы Мәтәскә, Югары Кибәхуҗа, Олы Нырсы авылларында) эшләячәк.

Шушы уңайдан 21 апрель көнне район мәдәният йортында сайлаучылар алдан тавыш бирү юлы белән җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка сайланачак кандидатлар белән очрашты. Алар арасында республикабызның танылган спортчысы, су тубы остасы, актив җәмәгать эшлеклесе Ирек Зиннуров, җаваплылыгы чикләнгән "Параллакс" ширкәте финанс директоры Дмитрий Кузнецов, җаваплылыгы чикләнгән "КлинЭкоКазань" ширкәте директоры урынбасары Родион Ефремов, "Бәхетле" сәүдә үзәге директоры Дмитрий Кобзев, Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университетының беренче проректоры Игорь Бикеевлар бар иде.

Ирек Зиннуров Саха Республикасында (Якутия) Мирнинский районының Чернышевский бистәсендә туган. Казан федераль университетын, Симферополь дәүләт университетын тәмамлаган. Алдан тавыш бирү юлы белән депутатлыкка сайланачак кандидат Ирек Зиннуров социаль әһәмияткә ия хәйрия акцияләрендә актив катнаша, балалар йортларына, матди ягы авыр булган гаиләләргә адреслы финанс ярдәме күрсәтә, ул даими рәвештә мәктәпләрдә, югары уку йортларында, яшүсмерләр клубында, спорт мәктәпләрендә балалар, студентлар белән очраша, чыгыш ясый, түгәрәк өстәлләр үткәрә, бик теләп актив рәвештә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.

- Депутат булып сайланган очракта, ниятем - әлегедәй эшчәнлекне тагын да киңрәк җәелдереп җибәрү. Чемпионнар үзебездә тәрбияләнергә тиеш. Бу Совет чорында шулай иде. Бюджет акчасына читтән спортчылар яллау егетлек түгел. Дөрес, профессиональ cпортның да яшәргә хакы бар. Ул дәүләт акчасына түгел, ә химаячылар хисабына үсәргә тиеш, - ди танылган спортчы Ирек Зиннуров.

Дмитрий Кузнецов җаваплылыгы чикләнгән "Параллакс" ширкәтенә нигез салучыларның берсе. Бүген ул аның финанс директоры. Шулай ук ул да хәйриячелек белән актив шөгыльләнә. Яшь талантларны яклау һәм аларга ярдәм күрсәтү йөзеннән аның тарафыннан балалар өчен төрле чаралар, акцияләр үткәрелә.

- Хакимият халык алдында ачык булса, эш тә нәтиҗәле булачак. Бюджетны, дөресрәге, халык акчасын кирәкле юнәлешләргә һәм проектларга гына тотсак, хакимият белән халык арасындагы мөнәсәбәтләр дә күпкә уңай булачак, - дип саный Дмитрий Кузнецов.

- Бюджетны халыкныкы дип атавым тикмәгә түгел. Чөнки аны салымнар һәм башка төрле түләүләр белән без туплыйбыз. Аларның кая тотылганын безнең белергә тулы хакыбыз бар. Без өйдә гаилә бюджетын бергә планлаштырабыз, ләбаса. Дәүләт тә шул зур гаилә инде ул. Ләкин бу очракта кайберәүләр акчалар белән хисап тотмыйча гына эш итәргә өйрәнгән, - ди алдан тавыш бирү юлы белән депутатлыкка сайланачак кандидат Дмитрий Кузнецов.

Азактан һәр сайланачак кандидатка сайлаучылар тарафыннан сораулар бирелде. Райондашларыбызны күбесенчә мәктәпләребез язмышы кызыксындыра, кибет киштәләрендәге товарларга бәяләрнең көнләп түгел, сәгатьләп үсүе борчый. Массакүләм спортны үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Очрашуны "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең оештыру комитеты әгъзасы Юлия Нигъмәтуллина алып барды.

Әлеге очрашудан соң без райондашларыбыз арасында сораштыру үткәрдек.

Саҗидә Закирова, Теләче авылыннан:
- Киләчәк тормышыбыз сентябрь аенда без сайлаячак депутатларның эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле булачак. Шуңа күрә лаеклыларны, ил-көн алдында эш күрсәткән затларны сайлау зарур. Сайлау - сәяси вакыйга гына түгел, халыкның гражданлык позициясен күрсәтүче барометр да ул.

Артем Галеев, Теләче авылыннан:

- Республикабызда эшләп килүче федераль программаларны булдыруда, гамәлгә кертүдә хөрмәтле депутатларыбызның өлеше зур дип уйлыйм. Бу очракта авыл тормышын, авыл мәшәкатьләрен аңлый торган кандидатларны сайласак иде. Бүген чыгыш ясаган кандидатлардан иң күренеклесе, ышаныч яулый торганы Ирек Зиннуров дип беләм. Спортчы буларак, ул күңелемә аеруча якын. Калган кандидатларны беренче тапкыр күрүем.

Фәнил Гаязов, Комаровка авылыннан:

- Соңгы вакытта сайлауларга уңай карый башладым. Элек депутатлыкка очраклы кешеләр эләгә иде. Хәзер исә фикер нык үзгәрде. Авыл тормышындагы үзгәрешләр күз алдында. Тырыш, фидакарь кешегә матур итеп яшәү өчен мөмкинлекләр күп бирелә. Үземә шәхсән Кузнецовның платформасы һәм шәхесе якын. Моңарчы кылган гамәлләре аша да иманлы кешегә охшаган. Гәрчә беренче тапкыр күрүем булса да.

Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотолары.
Рәсемнәрдә: беренче фотодагы Ирек Зиннуров, икенче фотодагы Дмитрий Кузнецов һәм очрашуда катнашкан башка булачак кандидатлар безнең тормышны уңай якка үзгәртергә ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X