Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казанда республиканың иң яхшы тракторчысын сайлыячаклар

"Трактор-шоу» ярышында катнашу өчен 1 июньгә кадәр гариза җибәрергә кирәк.

Татарстан Республикасында беренче тапкыр «АГРОВОЛГА» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Трактор-шоу» төбәк ярышлары узачак, анда механизаторлар иң яхшы тракторчы исемен яуларга  тырышачаклар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс бер үк каршылыклар белән һәм бер үк вакытта старт алып 100 метрга якын ике параллель өзектә уздырыла. Катнашучылар йөк төялгән техникада, куелган билгеләрне катгый үтәп, 7 минут эчендә фигуралы йөртүне күрсәтергә тиеш булалар.

"Трактор-шоу» ярышында катнашу өчен 1 июньгә кадәр Almaz.Korbanov@tatar.ru почтасына яки 8(843) 221-76-60 телефоны буенча гариза җибәрергә кирәк.

Трактор йөртүдә һөнәри осталык күрсәтү буенча «Трактор-шоу» турниры «Росагролизинг» АҖ ярдәме белән Deutz-Fahr тракторларында «Kazan Expo»ХКҮ янындагы кырларда узачак. Алдан agrovolga.org сайтында теркәлгән һәркем үз районыгызның тракторчысы өчен җан ата ала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе, барлык юнәлешләрне бер локациядә берләштереп, урбанистик-табигый күргәзмә экспозициясе форматында ачык һавада һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге павильоннары эчендә узачак.

АГРОВОЛГА-2021 1 июльдән  3 июльгә кадәр барачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев