Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Казанские ведомости" газетасына 30 ел

Барысы да нәрсәдән башланды икән? Редакциядәге эш турындагы хатирәләре һәм хис-кичерешләре белән журналистлар һәм  стажерлар уртаклаша.

1991 елның 15 мартында «Казанские ведомости» газетасының беренче саны чыга.

Хәзерге вакытта «Русские репортеры» коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директоры Дмитрий Михайлин 17 яшьлек студент булып килгән. Бер төркемдәше белән бергә аларны 1991-1995 елларда «Казанские ведомости»ның баш редакторы булган Любовь Агеевага ярты ставканы ике кешегә алырга чакыруын искә ала.

 "Текстларны ул вакытта без басма машинада җыя идек. Редакциянең барлык хезмәткәрләре дә газетаның беренче номерын электричкаларда, кибетләрдә сатып йөрүләрен әле дә искә төшерәм. ", - дип сөйли Михайлин.

Гөлнур Хафизова 1998 елдан 2014 елга кадәр «Казанские ведомости» да яңалыклар, шәһәр хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе, ә аннан соң иҗтимагый тормыш бүлеге мөхәррире була. Казан ул вакытта Өченче башкала статусына юлын башлаган гына иде.

"Ул вакытта редакциянең телефоны шалтыратудан өзелде. Казанлылар торак-коммуналь бәлаләре белән уртаклашырга ашыкты — алар безне, журналистларны, соңгы инстанция дип санады. Һәм без үз чиратыбызда бу ышанычны акларга теләдек," - дип сөли Гөлнур Хафизова.

2021 елгы «КВ» каршындагы стажер мәктәбе тыңлаучысы Эльвира Рысаева редакциягә беренче тапкыр эләгеп, керү ишеге каршында зур төркем шаржын бик озак каравын искә ала. «Бөтен дөнья бер гәҗиттә!» Казан белән бәйле төрле чорларның танылган шәхесләре шундый лозунг белән аларга кушылырга өндәделәр.

"Мин газетага кызыклы кешеләр белән очрашу, чираттагы чыгарылышны яңартканда күңелле хис-кичерешләр кичергән өчен рәхмәтлемен. Безнең газета үз миссиясен уңышлы дәвам итәр һәм киң катлам укучыларга файдалы булыр дип өметләнәм" - диде Эльвира Рысаева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев