Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Көчлеләр һәм җитезләр барланды

Бүген, ягъни 10 февраль көнне, “Батыр” спорт комплексында һәм Теләче чаңгы базасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексы кысаларында кышкы Фестиваль булып узды.

Кышкы Фестиваль “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” (ГТО) комплексын популярлаштыру, укучыларның физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, сәламәт яшәү образын пропагандалау,  физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, нормативларны үтәүдә югары күрсәткечләргә ирешкән райондашларыбызны бәяләү һәм республикакүләм ярышлар өчен иң көчле спортчыларны сайлау максатыннан  үткәрелде. Фестиваль 9.30 сәгатьтә башланып китеп, кичкә кадәр дәвам итте. Фестивальдә ГТО комплексының VI-IX баскычларында чыгыш ясарга хокуклы 18 яшьтән 59 яшькә кадәр булган райондашларыбыз катнашты. Командалар составын 8 кеше тәшкил итте. Ярышларның Нигезләмәсе буенча һәр баскычта бер ир-ат, бер хатын-кыз чыгыш ясавы шарт итеп куелды. Бу юлы да райондашларыбыз турникта тартылу, гимнастик эскәмиядә алга таба иелү, куллар белән этенү, ераклыкка сикерү, чаңгыда узышу,  электрон мылтыктан ату кебек спорт күнегүләрендә үзләрен сынадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев