«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узды
801
0
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
29 октябрь көнне Теләче урта мәктәбе һәм Иске Җөри урта мәктәбе филиалы Олы Тиләҗе башлангыч мәктәбе базасында 2021-2022 нче уку елы сезонында Теләче муниципаль районы гомумбелем бирү мәктәпләренең егетләр һәм кызлар командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда 7 егетләр командасы һәм 3 кызлар командасы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча егетләр арасында 1 урынны Теләче урта мәктәбе, 2 урынны Шәдке урта мәктәбе, 3 урынны Үзәк урта мәктәбе яулады.
Кызлар арасында 1 урынны Теләче урта мәктәбе, 2 урынны Шәтке урта мәктәбе, 3 урынны Олы Нырсы урта мәктәбе командасы яулады.
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев