Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
2020 елның 30 ноябреннән 5 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Кече Кибәхуҗа төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган ункөнлек үткәрелде.
Мәктәпнең 1-9 сыйныфларында коррупциягә каршытемаларга әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр үткәрелде. 1, 2 сыйныфларда "Нәрсә ул коррупция?", 3 нчесыйныфта " халык әкиятләрендә Коррупция", 5 нчесыйныфта - "Без коррупциягә каршы", 6 нчы сыйныфта - "нәрсә юк, шуны әйтәсе килә", 7 нче сыйныфта - "9 нчыдекабрьдә – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне", 8 нче сыйныфта – "гадел җәмгыять - көчле Дәүләт", 9 нчысыйныфта - "Коррупциягә каршы бергә"дигән сыйныфсәгате үткәрелде. Әлеге чараларның максаты-балалардакоррупциягә карата гражданлык позициясенформалаштыру, дорес тэрбия биру. Сыйныф сәгатьләре уенформасында әзерләнгән иде. Шулай ук видеороликлар карауһәм фикер алышу оештырылды. Балалар проблемалыситуацияләрне үзләре модельләштерделәр, закон нормаларыаша хәл итү юлларын эзләделәр. Шулай итеп, барлыкчаралар да укучыларның хокукый грамоталылыгын һәм әхлакый культурасын формалаштыруга ярдәм итте.
4-9 сыйныфларда коррупциягә каршы тематика буенча«безнең киләчәк-безнең кулларда»дип исемләнгән иншаларконкурсы оештырылды һәм үткәрелде. Бу чарада мәктәпукучылары да актив катнашты. Вәлиева Резедә (9 Б сыйныфы) иншасы коррупциягә каршы тәрбия бирүгә юнәлтелгән иҗади эшләр Республика конкурсының мәктәп этабында беренче урынны яулады. Ул иҗади эшләрнең муниципаль этабына җибәрелде.
Җәмгыять белеме укытучысы Рахматуллина А.А. 2020 елның 2 декабрендә 7 Б сыйныфы белән «Коррупция һәм Кеше хокуклары»дигән чара - диспут үткәрде. Укучылар"коррупция" төшенчәсе, аның төрләре, коррупция белән бәйле җинаятьләр еш кына җәзасыз кала торган сәбәпләр турында фикер алыштылар. Коррупция күзәтелергә мөмкин булган барлык өлкәләрне дә кабатладылар. Чара ахырында«коррупцияне ничек җиңәргә була соң?» дигэн сораугатүгәрәк өстәлдә катнашучылар: "Әйдәгез, үзебездән башлыйк!» дигэн фикер белэн килештелэр.
8Б сыйныф укучысы Муликова Дина, башлангычмәктәп укучылары Коррупциягә каршы тематикага плакат ясадылар. Плакат муниципаль этапта өченче урынны алды.
Декада барышында укучылар коррупция демократиянеһәм хокук тәртибен киметэ, кеше хокукларын бозуга китерә, кешеләрнең тормыш сыйфатын начарайта, оешканҗинаятьчелеккә, терроризмга һәм халыкаракуркынычсызлыкның башка янауларына китерә, дигән нәтиҗәгә килделәр. Бу куркыныч күренеш барлык илләрдә хас, коррупциягә каршы көрәш-һәр гражданинның бурычы, безгә барыбызга да актив гражданлык позициясе күрсәтергә кирәк.
Руководитель ШМО классных руководителей: И.М.Арсланова
Заместитель директора по УВР: Н.Н.Ахметзянова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев