Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Киеренке чор җитә

Белгечләр әйтүенчә, соңлап булса да яуган яңгырларның файдасы игенчелек тармагы өчен әллә ни түгел икән. Чөнки бөртекләрдә башак формалашу вакыты узган инде.

Шуңа да карамастан, игенчеләребез 2015 ел урагына ныклап әзерләнә. Без моны 10 июль көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең авыл хуҗалыгын механикалаштыру буенча консультанты Илфар Баев җитәкчелегендә районыбыз хуҗалыкларында үткәрелгән үзара тикшерү барышында ачык күрдек һәм тойдык. Хуҗалыклардагы вәзгыятькә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов та күзәтүләреннән чыгып, үз бәясен бирде, уй-теләкләрен әйтте. Ник дигәндә, урак чоры мәшәкатьле генә түгел, җаваплы чор да. Бу очракта басу-кырларда һәм ындыр табакларында эшләүчеләрнең исәнлеге күздә тотыла. Шуңа күрә дә комиссия тарафыннан һәр үзара тикшерү вакытында хезмәтне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Моның өчен урак вакытында комбайнда ут сүндергеч тә, көрәк тә, ком да, кошма да булырга тиеш. Шулай ук механизаторларның махсус кием киеп эшләүләре дә зарур. Юл йөрү кагыйдәләре, зур юлларда йөрү таләпләре турында әйткән дә юк! Үзара тикшерү барышында ремонт бригадаларының, янгын сүндерү машиналарының булу-булмавы да исәпкә алынды, амбар хуҗалыкларының әзерлеге дә барланды. Кызганыч, арада, үлчәү җайланмалары төзек булмаган, чисталык-пөхтәлек җитеп бетмәгән, кагасы-сугасы, төзәтәсе җирләре калган амбар хуҗалыклары да очрады. Мондый җитешсезлекләр җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш" ширкәте, "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Баландыш, Олы Мишә һәм Муса Җәлил исемендәге бүлекчәләрендә күзгә ташланды. Эшләнмәслек эшләр түгел, әлбәттә, эшләнер. Тик: "Вакыт бар әле", - дип бүгенге эшне иртәгә генә калдырасы түгел иде. Мәсәлән, "Тукаш"та үлчәү җайланмасын төзекләндерергә дә керешкәннәр иде.
Кыскасы, кырларда хәлләр мөшкел дип (чөнки тәҗрибәле белгечләр әйтүенчә, быел кырларда былтыргы дәрәҗәдә уңыш юк) кул кушырып утырып булмый. Барыбер дә елдагыча уракка әзерләнергә кирәк. Үзара тикшерүдә хуҗалыкларның уракка әзерлеге 17 күрсәткеч буенча бәяләнде. 100 балл мөмкинлектән "Алан" ширкәте - 98, "Игенче" ширкәте - 97, "Нирус" ширкәте 96 балл җыйды. Калганнарга әзерлек темпын бермә-бер арттырасы бар әле. Аларга запас частьларның мөмкин кадәр иртәрәк кайтарылуын гына телисе кала.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев