Лаеклы бүләк һәм тәҗрибә уртаклашу
Район яңалыклары

Лаеклы бүләк һәм тәҗрибә уртаклашу

Кичә Әлмәт районында 2026 елгы сәламәтләндерү кампаниясе йомгаклары буенча балалар һәм яшьләр ялын оештыручыларның республика семинары узды.

Әлеге мәртәбәле чарада районыбыздан «Олимп» яшьләр үзәге директоры Илшат Сәлахиев һәм районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең баш белгече Татьяна Гарипова катнашты. Сөенечле яңалык: Илшат Илдус улы 2026 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясен уңышлы гамәлгә ашыруга керткән зур өлеше өчен «Җәй» («Лето») республика үзәгенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде! 

Якташыбызны бу лаеклы бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз һәм яшь буын белән эшләүдә яңадан-яңа уңышлар телибез! 



Нет комментариев